Танышу тарихы студент вакытларыннан башланып китә, ул – Яңа елны каршы алу.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан 13 май көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә 4 санлы урта мәктәбенең 8-9 сыйныф балалары белән класс сәгате үтте. Бу дәрестә район ГХАТ бүлеге мөдире З. Фаррахова гайлә бәйрәмнәре белән таныштырды. Үз чиратында ул балаларга гражданнар хәлләрен рәсмиләштерү турында да сөйләп үтте.
Бу очрашу районның ГХАТ бүлеге һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы вәкиле Ленар Аглиуллин белән берлектә үтте. Чараның төп мәсьәләләренең берсе буларак, яшь гаилә институтын ныгыту проблемасы каралды. Чыгыш ясаучылар арасында социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, пенсия фонды, яшьләр һәм спорт бүлеге белгечлере иде.
2016 елның 13 маенда “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балаларга һәм гаиләгә ярдәм итү бүлеге белән берлектә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.
Бу очрашу районның “Ак калфак” оешмасы белән берлектә үтте. Яшь әниләргә бишек җырлары, исемнәр кушу, сайлау тәртибе, һәм башка файдалы киңәшләр бирелде.
Бүген, Халыкара гаилә көне алдыннан Биектау үзәк шифаханәсендә яңа туган балаларга Гурьянов Тимур һәм Меркулов Александрга туу турында таныклыклар тапшырылды. Яңа туган малайлар гаиләләрендә икенче балалар. ЗАГС исеменнән әниләренә истәлекле котлау сүзләре, ә сабыйларга – йомшак уенчыклар тапшырылды. Тантанада тудыру бүлеге мөдире Люция Җиһаншина да катнашты.
Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!
Тукай ГХАТ бүлегендә гади булмаган никахлашу теркәлде -татар кызы Назмиева Альбина һәм Куба егете Орта Кабальеро Лассаро Даниэль арасында.
Бүген 13 май 2016 елда Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәменә багышлап тантаналы рәиештә 3 яш гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде.
Мөхтәрәм кунак буларак, Казан шәһәре Думасы Депутаты, шәһәр халкының сәламәтлеген саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе, Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улы катнашты.