Бүген, Халыкара гаилә көне алдыннан Биектау үзәк шифаханәсендә яңа туган балаларга Гурьянов Тимур һәм Меркулов Александрга туу турында таныклыклар тапшырылды. Яңа туган малайлар гаиләләрендә икенче балалар. ЗАГС исеменнән әниләренә истәлекле котлау сүзләре, ә сабыйларга – йомшак уенчыклар тапшырылды. Тантанада тудыру бүлеге мөдире Люция Җиһаншина да катнашты.