Халыкара гаилә көне алдыннан Нурлат шәһәре ГХАТ бүлеге шәһәрнең яшь гаиләләре белән очрашу үткәрде

2016 елның 13 мае, җомга

Бу очрашу районның ГХАТ бүлеге  һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы вәкиле Ленар Аглиуллин  белән берлектә үтте. Чараның төп мәсьәләләренең берсе буларак, яшь гаилә институтын ныгыту проблемасы каралды. Чыгыш ясаучылар арасында социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, пенсия фонды, яшьләр һәм спорт бүлеге белгечлере иде. Чараның төп максаты итеп бүгенгесе көндә гаилә кыйммәтләрен саплап калу, яңа туган гаиләләргә һәм киләчәк буынга шуларны җиткерү иде. Әлбәттә чара халыкара Гаилә көненә багышлап оештарылды.Очрашу җылы дустанә мөнәсәбәттә үтте, соңыннан һәр гаилә алган тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклашты. Чара ахырында Г. Евлахина барысында бәйрәм белән котлады,исәнлек-саулык, имин тормыш, күңел җылысы, мәхәббәт, гаилә бәхете теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International