Халыкара гаилә көне алдыннан Азнакай шәһәре ЗАГС бүлеге каршындагы “Пар канатлар” клубы шәһәрнең иң гүзәл хатын-кызлары - бәби көтүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде

2016 елның 13 мае, җомга

Бу очрашу районның “Ак калфак” оешмасы белән берлектә үтте. Яшь әниләргә бишек җырлары, исемнәр кушу, сайлау тәртибе, һәм башка файдалы киңәшләр бирелде.

Чыгыш ясаучылар арасында Әсгать хәзрәт, ЗАГС бүлегенең баш билгече Шакирова С.М., “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галиева Э.С., ЗАГС бүлеге җитәкчесе Хайретдинова Э.В. бар иде. Ана капиталның сертификаты буенча Пенсия фонды белгече И.Галина чыгышы тыңланды.

Аппарат җитәкчесе Хәлиуллин А.Ф. булачак әниләргә үзебезнең “Квартет” ансамбле әзерләгән, бишек җырлары белән тупланган аудиодиск бүләк иттеп, үзенең матур теләкләрен җиткерде. “Тәрбия баскычлары” фильмын карап, фикер алышу да зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International