Танышу тарихы студент вакытларыннан башланып китә, ул – Яңа елны каршы алу. Кызлар бәйрәмгә егетләрне чакырырга булалар.
Алар арасында яшь егет һәм кыз, Әхмәт белән Надидә дә була. Яшләр танышып, аралаша башлыйлар һәм алар арасында мәхәббәт туа.
1956 елның 30 апрель көнендә Әхмәт белән Надидә никахларын законлы рәвештә теркиләр.
Надидә Әхмәт кызы - иң чын активист, барлык Сталин стипендиаты, җитәкче урынында гомере буе укытучы булып эшләгән. Соңгы эш урыны - Әгерҗе районы райком партия секретаре.
Әхмәт Хәсән улы гомере буе мәктәпкә математика һәм информатика укытучы булып эшли. Әхмәт Хәсән улы хәзерге көнгә кадәр балаларга белем бируен дәвам итә.
Бугенге көндә юбилярлар 5 онык һәм 3 оныкчыкка сөенеп яшиләр. Ә барлыгы бу искиткеч гаиләдә 18 кеше!
Юбилярлар һәм бәйрәм кунаклары өчен буген Халыкара һәм Бөтенроссия премиясе лауреатлары, Медведева Виктория һәм Шакиров Ирек башкаруында җырлар янгырады.
"Казан" гаилә Үзәгенен күзәтү мәйданчыгына кутәрелеп күккә ак күгәрченнәр җибәрделәр.
Без юбилярларны бриллиант туйлары белән тәбрик итәбез! Алага саулык-сәләмәтлек, озын һәм якты көннәр теләп калабыз!