Халыкара Гаилә көне уңаеннан 13 май көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә 4 санлы урта мәктәбенең 8-9 сыйныф балалары белән класс сәгате үтте. Бу дәрестә район ГХАТ бүлеге мөдире З. Фаррахова гайлә бәйрәмнәре белән таныштырды. Үз чиратында ул балаларга гражданнар хәлләрен рәсмиләштерү турында да сөйләп үтте.