Бүген 13 май 2016 елда Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәменә багышлап тантаналы рәиештә 3 яш гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде. Бәйрәмне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Халиуллина ачып җибәрде, аларны котлап бүләкләр, һәм китаплар бирде. Пенсия бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Галләмов чын күңелдән ана капиталы сертификаты тапшырды һәм чәчәкләр бүләк итте. Җырчы Ильфат Кыямов энилэр турында җир башкарды. Соңынан истәлеккә фотога төштеләр.