“Әти-әни, мин-спортчылар гаиләсе” исемле спорт-сәламәтләндерү эстафетасы үткәрелде

2016 елның 13 мае, җомга

2016 елның 13 маенда “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балаларга һәм гаиләгә ярдәм итү бүлеге белән берлектә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.

Биредә күпбалалы гаиләләр һәм мөселман берлегеннән вәкилләр катнашты.

ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина барысын да бәйрәм белән ихластан тәбрик итте, Россия Федерациясендә гаиләне яклауга юнәлдерелгән чаралар, балалар тәрбияләүдә ата-ана җаваплылыгын арттыруның әһәмияте, дәүләтнең демографик сәясәте турында сөйләде.

Спорт эстафетасында балалар белән беррәттән ата-аналар да бик теләп катнашты.

Чарада катнашырга чакырылган күпбалалы гаиләләргә баллы ризыклар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International