ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2016 ел
шимбә

Гаилә көне алдыннан Кайбыч муниципаль районында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант, тимер туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын тантаналы төстә тәбрик иттеләр.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара гаилә көне алдыннан исем кушу тантанасы үткәрелде.

          Бу матур чарага бәхетле гаиләләр чакырылды, ә Зариповлар кызлары Әминә 100-нче бала булып теркәлүенә аеруча шатланды.

        14 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр Габидуллиннар, Хасаншинлар, Бывальцевлар, Шарафеевлар һәм Шарифиевлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды.

        15 май көнне - язның иң матур аеның уртасында тату һәм дус яшәүче гаиләләр данлана. Бу бәйрәм - "Халыкара гаилә Көне". 14 май көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында яшь парлар Дмитрий һәм Екатерина Шалаевлар мәхәббәт һәм тугрылык антлары алмаштылар.
       ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я. Ш. яшьләргә котлау сүзләрен җиткерде һәм аларны һәрвакыт мәхәббәт җылытуын, һәркайда балалар көлүе яңгырап торуын, ә туганнары терәк, таяныч булуын теләде. Шалаевлар гаиләсе тату һәм бердәм булыр дип ышанып калабыз.

        Халык-ара гаилә көне алдыннан Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Рəсəй Федерациясенең Югары Ослан районы пенсия фонды җитәкчесе Линар Яруллин өч бəхетле гаилəгə ана капиталының сертификатын тапшырды.

  2016 нчы елның 14 нче май көнендә Саба районы Мәдәният йортында «Гаилә - бәхет ачкычы» диеп исемләнгән кичә-конкурс үткәрелде. Әлеге конкурсның максаты һәм бурычлары - авыл жирлекләрендә гомер итүче яшь, матур гаиләләрне барлау, аларны таныту, ныклы никах җепләре идеясын алга сөру, гаиләдәге әхлакый кыйммәтләр, буыннан буынга күчкән гореф-гадәтләр һәм уңышлы бала тәрбияләү серләре. Кичә-конкурс бәйгедә катнашучыларга һәм тамашачыларга бик ошады.

14 май көнне Минзәлә районы Яңа Мәлкән авыл җирлегендә гаилә көненә багышлап зур бәйрәм булып узды. Бу көнне бәйрәмгә авыл җирлегендә яшәүче 30,40.45 ел бергә бәхетле гомер кичергән гаиләләр чакырылган иде. Илсинә һәм Азат Габдрахмановлар, Зәһидә һәм Расих Газизовлар, Тәнзилә һәм Моисей Галиевлар бу кичәнең төп кунаклары булдылар. Бу гаиләләр авылда зур ихтирамга лаек, тырыш гаиләләр. Аларны котлар өчен балалары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде. Шушындый бәйрәм көнендә тантаналы рәвештә 1 май көнне туган, Хузин Ленар белән Эльвираның икенче балалары Ризванга туу турында таныклык тапшырылды.

2016 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.
 

2016 елның 14 май, Халыкара Гаилә көне уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе оештырган «Яңа гаилә туу» тантанасы узды.

Питрәч Җиңү паркында төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләре “Бөтенроссия агач утырту” акциясендә катнаштылар. Акциядә ГХАТ бүлеге эшчеләредә катнашты. Бу көнне Җиңү паркы территориясендә 80нән артык каен үсентесе утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International