Халык-ара гаилә көне алдыннан Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Рəсəй Федерациясенең Югары Ослан районы пенсия фонды җитәкчесе Линар Яруллин өч бəхетле гаилəгə ана капиталының сертификатын тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова əти-əнилəрне балалары туу белəн котлап, аларга саулык-сəламəтлек, уңышлар, гаилə бəхете, якты көннəр, балалары аларны гел сөендереп кенə торуларын телəп йомшак уенчыклар бүлəк итте. Алар өчен районның мəдəният хезмəткəрлəре һəм сəнгать мəктəбе укучылары җыр һəм шигырьлəрен бүлəк иттелəр.