2016 елның 14 май, Халыкара Гаилә көне уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе оештырган «Яңа гаилә туу» тантанасы узды.
Никахлашу Сарае белгечләре рәсми рәвештә Гариповларның үрнәк никах теркәү тантанасын күрсәттеләр.Яшьләр өчен барлык мөһим мизгелләр искиткеч һәм матур үтте: дәүләт тарафыннан билгеләнгән олы документ – никахлашу турында таныклык тапшыру, мәхәббәт сафлыгысы билгесе итеп, балдаклар белән алышу, беренче котлаулар, иреннәр-иренгә үрелүе һәм беренче бию.
Үз чиратында, Илмир һәм Ландыш Гариповлар үзләренең әти-әниләрен Халыкара Гаилә көне белән котлап, татар халкының гореф-гадәте буенча әниләренә яулык, ә әтиләренә түбәтәй бүләк иттеләр. Шулай ук, әти-әниләрне һәм яшьләрне кызыл туйлары белән Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, «Түбән Кама шина» заводы директоры Радий Борһанов котлады.
Тантана ахырында яшьләр Идарә белгечләре белән бергә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр йорты тәрбияләнүчеләре янына кереп чыктылар һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе оештырган «Балаларга китап бүләк итегез!» исемендәге хәйрия акциясе барышында җыелган балалар өчен әдәби китаплар бүләк иттеләр.