2016 елның 15 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыкара гаилә көненә багышланган зур акция узды. Һәрбер теләгән гаилә, үз гаилә агачын утырта алды. Бу акцияда йөздән артык кеше катнашты.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә гаилә тормышы юбилярларын - Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмгә хөрмәтләү узды.
Ел саен без 15 май көнне күңелле, җылы бәйрәм – Бердәм гаилә бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Гаилә ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз. Кемнәрне без яратабыз, хөрмәт итәбез, кемнән без үрнәк алабыз, кемнәр өчен без кайгырабыз, кемгә саләмәтлек һәм бәхет телибез. Гаилә - һәрберебез өчен дә иң мөһим.
14 май көнне Халыкара Гаилә көне уңаеннан Мөслим муниципаль районында тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең Сабан туе үтте. Әти-әниләр һәм балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Балалар үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә чиксез мәхәббәт һәм игелеклелекләре өчен рәхмәтләр әйттеләр. Бер бала да игътибарсыз калмады, һәрберсе истәлекле бүләкләр һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.
15 майда Төмәндә узган “Кәләшләр фестивалендә” катнашып, алабугалы Гөлназ Әндәрҗанова Россия күләмендә алсу кәләш титулын яулады.
ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина бу хакта болай ди:
– Әлеге конкурс гаилә белән ял итү формаларының берсе булып тора. Конкурста барлыгы 50 гә якын бала катнашты, алар арасында “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Балалар төрле төстәге акбурлар белән ЗАГС бинасы янындагы мәйданда төрле фигуралар һәм сюжетлар ясадылар. Шуның белән үзләренең бәхетне ничек итеп күрүләрен сурәтләделәр. Бу көнне конкурста катнашучылар рәсем ясап кына калмадылар, ә биеделәр дә, җырладылар да. Катнашучыларның барысы да дипломнар һәм сертификатлар алдылар. Конкурс “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә оештырылды.
2016 елның 15 май көнендә Төмәндә унынчы Бөтенрәсәй проекты «Кәләшләр фестивале» финалы узды. «Бриллиант кәләше» исеме өчен күптән түгел кияүгә чыккан 35 гүзәл кызлар көч сынашты.
15 майда һәр елны бөтен җирдә Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән бу көн хәзерге дөньяда гаилә очраша торган проблемаларга рәсми структураларның гына түгел, ә гади халыкның да игътибарын җәлеп итә.
14 май көнне Питрәч үзәгендә Яшьләр паркында гаилә бәйрәме үтте. Анда яшь парлар үзләреннен язылышу гаризаларына кул куйдылар. Алар һәм барлык кунаклар өчен төрле конкурслар үткәрелде.
2016 нче елның 14 май көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында гаиләләренең бриллиант, алтын, көмеш туйларын уздыручы Данил һәм Хания Рәхимбаевлар, Мөхәммәтнур һәм Фәния Шәвәлиевлар, Нәкыйп һәм Луиза Низамиевлар, Фаил һәм Лилия Шәвәлиевлар гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк.