Халыкара гаилә көне белән!

2016 елның 15 мае, якшәмбе

15 майда һәр елны бөтен җирдә Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән бу көн хәзерге дөньяда гаилә очраша торган проблемаларга рәсми структураларның гына түгел, ә гади халыкның да игътибарын җәлеп итә.

Бу бәйрәм бигрәк тә символик мәгънәгә ия - ул нык гаилә әһәмиятен һәм кыйммәтен ассызыклый. Ә ныклы һәм тату гаилә – ул җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәсе. Мәхәббәт, бер-берсе турында кайгырту, үзара хөрмәт, аңларга һәм гафу итәргә тырышу – менә шул мөһим сыйфатлар белән мөнәсәбәтләр төзелә.
Бу көнне үзеңә һәм үзеңнең якыннарыңа иң искиткеч бүләк - бергә үткәргән вакыт. Гаилә белән мондый бәйрәмчә аралашу мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим адым булачак, ә киләчәктә яңа гаилә традициясенә әйләнергә мөмкин.
  Бу бәйрәм көнендә һәрберегезгә  һәрберегез өчен гаилә һәрвакыт ышанычлы терәк булуын телибез. Сезнең гаиләләрдә аңлашу һәм ярдәм итү хөкем сөрсен, өйләрдә балалар көлүе ишетелсен, барлык башлангычларда да өлкәннәрнең зирәклеге ярдәм итсен. Гаилә традицияләренең ныклыгын кадерләгез һәм хөрмәт итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International