ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина бу хакта болай ди:
– Әлеге конкурс гаилә белән ял итү формаларының берсе булып тора. Конкурста барлыгы 50 гә якын бала катнашты, алар арасында “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Балалар төрле төстәге акбурлар белән ЗАГС бинасы янындагы мәйданда төрле фигуралар һәм сюжетлар ясадылар. Шуның белән үзләренең бәхетне ничек итеп күрүләрен сурәтләделәр. Бу көнне конкурста катнашучылар рәсем ясап кына калмадылар, ә биеделәр дә, җырладылар да. Катнашучыларның барысы да дипломнар һәм сертификатлар алдылар. Конкурс “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә оештырылды.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр өч категория буенча билгеләнде.
зурлар төркеме:
1 урын - Южакова Ксения
2 урын – Биктимирова Карина
3 урын - Шайхутдинова Иркя
урта төркем:
1 урын - Кузьмина Виталина
2 урын – Белянин Иван
З урын – Зиннатуллин Ильсаф
кече төркеме:
1 урын – Логашина Настя
2 урын – Увакин Ярослав
Микушева Анна
3 урын – Егорова Настя