Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә гаилә тормышы юбилярларын - Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмгә хөрмәтләү узды.
Мусалимов Сафа Хуҗа улы һәм Мария Антон кызы "алтын" юбилейларын билгеләп үтте. Сафа Хуҗа улы һәм Мария Антон кызы бергә кулгу кул тотынышып 50 ел атлап баралар.
Тантаналы һәм дулкынландыргыч рәвештә юбилярлар Яшел Үзән районы юбилярлары китабында имза куйдылар һәм бер-берсен котладылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Романова Екатерина Мусалимовлар гаиләсенә Яшел Үзән районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Зур дулкынлану белән юбилярларны туганнары һәм якыннары котладылар.