ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Лениногорск үзәк район больницасының утырышлар залында үлемнең тышкы сәбәпләрен ачыклау соравы буенча идарә комиссиясе үткәрелде. Монда күренгәнчә үлемнең киң таралган сәбәпләреннән берсе булып кан әйләнеш системасы органнарының авыруы, аннан төрле яралану сәбәпләре, агулану һ.б. тора.  Утырышта Лениногорск үзәк район больницасының баш табибы Н.Х. Нигмәтуллин, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В. Друк, шәһәр прокуроры П.Гринь һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Е.Я. Миннигалямова катнашты.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 2016 нчы елның 8 нче декабрендә Сарман муниципаль районында Хаҗиевлар һәм Сабировлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ю.Р. Исмәгыйлева, район пенсия фонды җитәкчесе А.М. Харисов гаиләләрне котладылар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Инвалидлар декадасында быел да марафон  нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Чарада инвалидлар белән беррәттән аларга  һәрчак ярдәм итеп торучы иганәчеләр катнашты. Марафон барышында барлыгы 400 меңнән артык акча җыелды. Шушы суммадан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ярдәм алачак.

2016 елның 8 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы дүрт гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлланган еллык Президент юлламасында Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов гаилә сәясәтенә зур игътибар бирә. “Гаилә институтын ныгыту һәм бала тәрбияләү" - мөһим дәүләт бурычларының берсе итеп билгеләнде. Республикада Стратегия-2030, 2025 елга кадәр гаилә сәясәте Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү проектлары тормышка ашырыла.

Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче Фәррахова Тәксинә Газыймҗан кызына 90 яшь тулды. Тәксинә Газыймҗан кызы үрнәк тормыш һәм хезмәт юлы үткән.  40 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ул, өч баласын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган.  Ветеран бүгенге көндә балаларының, 8 оныгының, 7 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яши.

Дәресне Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Алёна Игорь кызы Савинова үткәрде.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 516 сабый теркәлде: 287 малай һәм 229 кыз. Иң кечкенә бала 970, ә иң зуры – 5000 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.

Баулы районында дүртенче һәм күберәк булып туган балалар саны арта. 2015 елда андыйлар  11 бала туган булса, агымдагы елда  ул сан 25 тәшкил итә. 

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 8 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International