Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче Фәррахова Тәксинә Газыймҗан кызына 90 яшь тулды. Тәксинә Газыймҗан кызы үрнәк тормыш һәм хезмәт юлы үткән. 40 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ул, өч баласын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган. Ветеран бүгенге көндә балаларының, 8 оныгының, 7 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яши.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина котлады һәм Россия Президентының котлау хатын тапшырды.