ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

Актаныш муниципаль районында 2000 нче елдан бирле Игелек марафоны үткәрелә.

Әлеге чарада барлык оешмалар, районның барлык җитәкчеләре актив катнаша.Быелгы елда да әлеге чарада  инвалидлар белән еллык эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Быелгы елда ярдәм фондына ирекле төстә 2 милионнан артык акча җыелды. Әлеге акча районда яшәүче инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен тотыла.

Балалар сәнгать мәктәбенең фойесында сәнгать эшләнмәләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  язмышына битараф булманганнар сәнгать мәктәбенең залына җыелды.

2016 елның 1 декабреннән алып, 10 декабрь көненә кадәр Түбән Кама муниципаль районы Афанас, Кармалы, Сухрау, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости, Сосновка һәм Каенлы авыл җирлекләрендә хәйрия концертлары узды.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Сарман районы Дүсем авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хөснетдинова Рәшидә апага 2016 елның 9 декабрендә 90 яшь тулды. Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна Россия Президенты   В.В.Путинның котлавын, Сарман муниципаль районы башлыгы буләген тапшырды. Юбилярга сәләмәтлек, киләчәктә куанычлы картлык телибез.

Тигез картлык – бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Фатыйма апа белән Нигъмәтҗан абый Сабирҗановлар моны кемгә караганда да яхшы белә.

2016 елда, 1941 елның 7 ноябрьдә Кызыл мәйданда үткəн атаклы парадына һəм 1941 елның 5 декабрендə Совет гаскәрләренең Мәскәү астында фашист гаскәрләренə каршы көрәштә контр һɵҗүм башлауларына  75 ел. Мәскәү асты  сугышында катнашкан батырларның батырлыгы һəрвакыт истə.

9 декабрь кɵнне  Ватан Геройлары көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларында  бɵек җиңүгә үзлəренең өлешләрен кертүчелəрне искə алдылар. ГХАТ бүлегенең белгечләре бу митингта катнаштылар.

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул БМО карары белән 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар Көненә бәйле. Инвалидлар ункөнлеге ел саен бөтен ил буенча 1-10 декабрьдә уздырыла.

2016 елның 9 декабрь көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Түбән Кама шәһәре йөзьяшәре Александр Депутатов 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

     9 декабрь көнне, Попечительлек советы председателе буларак, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова бушлай юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән картлар һәм инвалидлар өчен булган Тәтеш интернат йортында булды. Л.М.Дианова мондагы яшәү шартлары белән танышты, интернат йорты директоры Людмила Самаркина белән берлектә тылда эшләгән ветераннар бүлмәсе интерьерын яхшырту, ягъни өй шартларыны якынлаштыруны планлаштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International