ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

          12 декабрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə гражданнарның дəүлəт актларын теркәү буенча  Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтте.  

Ветеранны районда белмәгән кеше аздыр. Ул озак еллар АДПИда укыта. Яшь тулган көнендә аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Марданов Алабуга район башлыгы Г.Е. Емельянов исеменнән котлады.

Азнакай муниципаль районында 2016 елнын 3 декабрь көнендә  инвалидларга  багышланган  ункөнлек  башланып китте.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  дә бу игелекле эштән битараф калмадылар, актив катнаштылар.

   Түбән Ушмы авылында туып үскән, гомерен балалар укытуга багышлаган Бакирова Әминә Сәләхи кызынын 10.12.2016 көнне 90 яшьлек юбилее булып узды. Бу көнне юбиляр балаларыннан, оныкларыннан котлаулар кабул итте. Узенен изге теләкләрен Әминә апага авыл җирлеге башлыгы Ганиев Раиль Мөхәммәтйосып улы да житкерде.

 12 декабрь көнендә, Нурлат район һәм шәһәр җитәкчеләре,  көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.


11
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

11 декабрь көнне Сарман һәм Мөслим районы егетләрен армия сафларына озату булды. Бу көнне сигез егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр.

Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уңаеннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаризалар язуда, дәүләт пошлинасы түләүдә квитанцияләр тутыруда инвалидларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр.

Искиткич матур, изге, көчле рухлы – бу эпитетлар барысы да "Фәрештәләр Бәхете" театр студиясенең яңа мюзикле турында. Әлеге мюзикл тамашачыга инвалидлар Ункөнлеге кысаларында,  мөмкинлекләре чикләнгән балаларның  әниләр комитеты оештыруның  еллыгы хөрмәтенә тәкъдим ителде.

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче һәр парга Россия Федерациясе Конституциясе тапшырды. Рөстәм белән Рәмзия Шәйхетдиновлар әлеге бүләкне иң беренче пар булып кабул итте. Тиздән аларның сабыйлары дөньяга туачак. Рөстәм белән Рәмзиягә, шулай ук өйләнешүче һәр парга гаилә бәхете, иминлек, чиксез мәхәббәт телибез!


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

   Мирҗәмдә яшәүче Бибигатифә Мусинага 95 яшь тулды. Әбекәйне бәйрәм белән котларга, район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт һәм котлау хатларын тапшырырга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International