Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 516 сабый теркәлде: 287 малай һәм 229 кыз. Иң кечкенә бала 970, ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Амир, Самира, Ярослав, София, Артур, Тимур, Василиса; иң сирәк исемнәр: Дэлия, Ассель, Амели, Каролина, Биктимер, Никон, Леон, Адам, Савва, Райнур, Сусанна.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 138 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 63 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.