Район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 8 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Апас ветераннар Советы үзешчәннәре бу чарага җыйнак кына концерт та әзерләгән иде. Кызыл-Тау авыл җирлеге секретаре – Алсу Гыймранова бәйгедә шашка уеннары буенча IIнче призлы урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International