Баулының бер бәхетле гаиләсендә тугызынчы бала туды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Баулы районында дүртенче һәм күберәк булып туган балалар саны арта. 2015 елда андыйлар  11 бала туган булса, агымдагы елда  ул сан 25 тәшкил итә. 

Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә Рәмис Зөфәр улы һәм Зөлфия Бәдертдин кызы гаиләсендә туган тугызынчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Раяз исеме бирделәр һәм баланың беренче документын- туу турындагы таныклыгын алдылар.

   Без күп балалы гаиләне ихлас күңелдән котлыйбыз, балаларын бәхетле гаиләдә тәрбияләүләрен  теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International