Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлланган еллык Президент юлламасында Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов гаилә сәясәтенә зур игътибар бирә. “Гаилә институтын ныгыту һәм бала тәрбияләү" - мөһим дәүләт бурычларының берсе итеп билгеләнде. Республикада Стратегия-2030, 2025 елга кадәр гаилә сәясәте Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү проектлары тормышка ашырыла.
Республикада беренче тапкыр гаиләнең социаль-икътисади үсеш паспорты гамәлгә ашырылды. Әлмәт районы - эксперименталь мәйданчык итеп билгеләнде. Бүген, 8 декабрь көнне, "Гаиләнең социаль-икътисади үсеш паспорты” проекты буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Түгәрәк өстәл район Башлыгы урынбасары Наҗия Мисбаховна Хайдарова җитәкчелеге астында һәм комиссия рәисе урынбасары Гүзәл Раисовна Амирова, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Рашитович Хәбибуллин катнашында узды. Шулай ук эш белән тәэмин итү Үзәге җитәкчесе, социаль яклау Идарәсе, икътисад һәм сәнәгать Идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм гаиләләр катнашты.
Гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм аларга хакимият тарафыннан ярдәм итү максаты белән, утырышта Стратегия-2030 проектын Әлмәт районында тормышка ашыру, халыкның үзмәшгульлеген һәм йорт хуҗалыкларының авыл җирлекләрендә үсеш сораулары каралды.
Түгәрәк өстәл утырышында Зюзякиннар гаиләсе чыгыш ясады. Юлия һәм Евгений йорт хуҗалыгын үстерү проектын тәкъдим итте.
Алмаз Рәшитович Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, гаилә институты һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту - Татарстаннын стратегик бурычларынын берсе. Гаилә институты – җәмгыятьтәге мөһим функцияләрне башкаручы төп элемент. Ул авыл җирлеге, муниципаль берәмлек, республика һәм гомумән алганда дәүләтнең икътисади үсешенә тәэсир итә. Нәкъ шуңа, һәр гаиләне икътисад шартларында карарга кирәк.