ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Җиңү көне алдыннан – 7 һәм 8 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгына хөрмәт һәм хәтер билгесе итеп, гаилә коручы егет һәм кызларга Георгий тасмалары тапшырдылар.

 Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышлап, Минзәлә районында яшәүче сугыш ветераннарына Татарстан Президенты исеменнән бүләкләр тапшырылды. Районда барлыгы 142 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырылды. Сугышта катнашкан ветераннар саны бүгенге көндә 23 кешене тәшкил итә. Шуларның икесенә Савельев Владимир Василий улы һәм Казакова Пелагея Василий кызына бүләкне ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова тапшырды. Ике ветеран да инде өлкән яшьтәге кешеләр, аларның икесенә дә 95 яшь. Аңа да карамастан, аларның күңелләре яшь. Алар 9 май бәйрәмен зур дулкынлану белән көтәләр.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь әти-әни Сөләймановлар гаиләсендә туган балага туу турында таныклык тапшырылды, бу сабый илленче номер артында теркәлде. Сабыйны теркәргә әти кеше өлкән кызы белән килде. Яшь гаиләләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга мәгүлүмати кулланма “Гаилә сәхифәләре” тапшырды.

 Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына әйләнде.

 Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе үтә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова бу акция турында кыскача сөйләп, бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләрне аның тарихы белән таныштырды.

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019-нче елның 8 май көнне 11 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Сәетгәрәевлар гаиләсе өчен май хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне белән генә түгел, ә гаиләле булу белән дә истәлекле.

Нәкъ 60 ел элек, 1959 нчы елның 8 нче маенда Гимлхан белән Сәрия бер берсенә мәңге бергә булырга ант бирә. Һәм сүзләрендә калалар да! Быел алар бриллиант туйларын каршы алдылар. Сәетгәрәевлар уңышлары һәм игътибарлары белән сөендереп торган балалары өчен чын үрнәк.

Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Дәүләтгәрәевлар гаиләсендә булып кайттылар.

Бөек Җиңү бəйрəме алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə 7 нче номер астындагы балалар бакчасы сабыйлары булып кайттылар.

Җиңү көне алдыннан Яшел Үзән районында Васильево бистәсендә яшәүче “Тимер” юбилярларны-Николай Фролович һәм Глафира Ивановна Батмановларны котладылар.

Сирәк гаиләләр генә 65 ел бергә гомер итүен билгеләп үтә ала, шуңа күрә мондый юбилейны уникаль дип атарга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International