Бөек Җиңү бəйрəме алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə 7 нче номер астындагы балалар бакчасы сабыйлары булып кайттылар.
ГХАТ хезмəткəрлəре балаларга «батырлык», «каһарман» кебек сүзлəрнең мəгнəлəрен аңлатып киттелəр, Җиңү парадының асылына төшенергə ярдəм иттелəр. Балалар үз чиратында əби-бабайларын искə алып җырладылар һəм шигырьлəр сөйлəделəр. Балалар белəн бергəлектə хезмəткəрлəр «Җиңү өчен рəхмəт!» аппликациясен ясадылар, эшлəнмəдə тынычлыкны күгəрченнəр аша җиткерделəр.
Дəрес балаларның асфальтта рəсем ясаулары белəн тəмамланды. Барлык рəсемнəр дə шат, якты һəм кояшлы булып чыктылар.