Җиңү көне алдыннан тимер туйлары белән юбилярларны хөрмәтләү

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Яшел Үзән районында Васильево бистәсендә яшәүче “Тимер” юбилярларны-Николай Фролович һәм Глафира Ивановна Батмановларны котладылар.

Сирәк гаиләләр генә 65 ел бергә гомер итүен билгеләп үтә ала, шуңа күрә мондый юбилейны уникаль дип атарга була.

Тимер - ныклы һәм ышанычлы металл. Ныклыгы буенча аны белән озак мөнәсәбәтләрне чагыштыралар, ә аның ышанычлыгы күп еллар дәвамында сынала. Барыбызга да таныш мәкаль-әйтем бар "тимерне кызыунда сугарга кирәк". Ә 65 ел бергә яшәгән Батмановлар инде күптәннән үзләренең холыкларын бер-берсенә җайлап яшиләр. Шуңа күрә 65 ел бергә гомер итү “тимер туй” дип атала.

Сезнең никахны йолдызлар кавыштырдылар,

Үзләренең ризалыгын һәм сабырлыгын бирделэр!

Сезнең батырлыкны кабатлау гына җиңел түгел,

Ул сокланырлык хисен уята!

1954 елда Коми АССР Кожвинский районында Печора шәһәре ЗАГСында Николай Фролович һәм Глафира Ивановна рәсми рәвештә үзләренең гаилә союзын төзиләр.

Батмановлар гаиләсе җиде бала табып тәрбияләп үстерәләр. Глафира Ивановна-III дәрәҗәдәге героиня әнисе. Николай Фролович-Коми Республикасының атказанган хезмәткәре.

Бер – берсеһәм якыннары турында кайгырту, җиде бала тәрбияләү, аннары 16 онык, ә хәзер инде 19 оныкчыклары-менә юбилярларның шундый тормыш юлы девизлары.

Васильево бистәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре искиткеч кешеләрне гаиләдәге матур вакыйга, гаилә тормышы юбилее белән котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сибгатуллин Г. Х юбилей папкасын һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International