ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

 Яңа туган балаларны тантаналы теркәү - Яр Чаллыда барлыкка килгән күркәм традиция. Һәр бала тантаналы шартларда теркәлә. Епишевлар гаиләсендә малай туган анарга сирәк һәм матур Корней исемен куштылар. Корней борынга латин исеме.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Сарман районы музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әльфис Мөхәмәтгәрәев, миграция хезмәте өлкән инпекторы Гөлнара Фатыйхова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Айназ Сафина аңлаттылар һәм котладылар.

Бүген, 2019 елның 7 маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, «Казан " Гаилә үзәгендә 14 яше тулган яшь Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру һәм 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү үткәрелде.

ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова 7 яшьтән алып 14 яшькәчә булган 20 укучы өчен «чынаяклар» буенча экскурсия үткәрде, гражданлык хәле актларының барлык төрләре, ГХАТ органнарының кеше тормышындагы роле турында сөйләде һәм тантаналы никахлашу церемониясенең ритуалын күрсәтте. Никах вакытында кияү һәм кәләш ролендә укучылар үзләре чыгыш ясады. Очрашу җылы атмосферада үтте. Лекциядән соң балалар "Казан" гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында да булдылар.Күпләр мәктәпне тәмамлаганнан соң бирегә кайтырга һәм үз мөнәсәбәтләрен теркәргә теләк белдерделәр.

2019 елның 7 маенда Чистай Никахлашу сараенда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве тантаналы рәвештә уткәрелә. ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Жәләлова ЗАГСка килучеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.

Баулы шәһәрендә үзәк шәһәр китапханәсе территориясендә тантаналы рәвештә яңа һәйкәл ачтылар. Китап һәйкәле металлдан ясалган. Ачык китап битләрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләреннән юллар урын алган.

Бөек Җиңү көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әмирова Г.Р. 69 ел бергә гомер итүче Яшиннар Николай Павел улы һәм Анна Александр кызы гаиләсендә кунакта булды.

Яшиннар икесе дә тыл хезмәтчәннәре, «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бу искиткеч гаилә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен " Бөтенроссия медаленә дә лаек булган.

 Азнакай үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә истәлекле вакыйга булды-берьюлы ике әни бишенче балаларының тантаналы рәвештә төп документларын алдылар.

 Бу уңайдан ЗАГС бүлеге тантаналы чара оештырды. Шәриповлар һәм Зиганировларның гаиләләрен арттыру шатлыгын уртаклашырга хезмәт коллективларыннан хезмәттәшләре, җирлек башлыклары, туганнары һәм якыннары да килгән иде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова өчен быелгы май ае аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Мамадыш районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре аңа “Үз исемеңне онытма” (“Помни имя свое”) исемле китап бүләк иттеләр. Китап Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышланган. Әлеге китапта Фәния Шамилевнаның бабасы Сөнгатуллин Хәйрулла Сөнгатуллович турында аерым мәкалә бастырылган. Хайрулла аганың героизмы, тормышы, яшәеше турында укыганда күзләргә яшьләр тула.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бала көлүеннән дә самими көлү, бала кулларыннан да йомшак куллар, балаңнын да якын кем бар дөньяда?!

27 апрель көнне Данис һәм Регина Саттаровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга-икенче бала булып кызлары Саида туды. Әлеге гаиләне котлап Татарстан Республикасы президентының котлау открыткасы, яшь парлар Әнҗе һәм Рафис Мифтаховлар гаиләсеннән балага бүләк тапшырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International