7 май көнне «Яшүсмер» МБУ укучылары үзләренең ата-аналары һәм укытучылары белән «Казан» гаилә Үзәгендә кунакта булдылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова 7 яшьтән алып 14 яшькәчә булган 20 укучы өчен «чынаяклар» буенча экскурсия үткәрде, гражданлык хәле актларының барлык төрләре, ГХАТ органнарының кеше тормышындагы роле турында сөйләде һәм тантаналы никахлашу церемониясенең ритуалын күрсәтте. Никах вакытында кияү һәм кәләш ролендә укучылар үзләре чыгыш ясады. Очрашу җылы атмосферада үтте. Лекциядән соң балалар "Казан" гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында да булдылар.Күпләр мәктәпне тәмамлаганнан соң бирегә кайтырга һәм үз мөнәсәбәтләрен теркәргә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International