Чистай ЗАГС бүлегендә “Георгий лентасы” акциясе

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 7 маенда Чистай Никахлашу сараенда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве тантаналы рәвештә уткәрелә. ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Жәләлова ЗАГСка килучеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.

Кунаклар җылы котлаулар кабул иттеләр һәм Георгий лентасы белән истәлеккә фотога төштеләр.

Шулай ук бүлекнең барлык хезмәткәрләре бик теләп ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча хезмәт күрсәтүдә практик ярдәм иттеләр, клиент бүлмәсендә төсле плакатлар белән “почмак”оештырдылар. Алар шулай ук ветеран оешмаларына сугыш тылларының һәм тыл ветераннарының исемлеген яңартуда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International