Азнакай районы бала тудыру бүлегендә истәлекле вакыйга булды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

 Азнакай үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә истәлекле вакыйга булды-берьюлы ике әни бишенче балаларының тантаналы рәвештә төп документларын алдылар.

 Бу уңайдан ЗАГС бүлеге тантаналы чара оештырды. Шәриповлар һәм Зиганировларның гаиләләрен арттыру шатлыгын уртаклашырга хезмәт коллективларыннан хезмәттәшләре, җирлек башлыклары, туганнары һәм якыннары да килгән иде.

 – Балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр, - дип теләделәр әти-әниләргә акушерлар, фельдшерлар, бүлек шәфкать туташлары, аларга ул һәм кызчык бүләк итеп. Ике бала да 3 килограмм һәм 800 грамм авырлыкта туган. ГХАТ бүлеге баш белгече Светлана Шакирова тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар һәм котлау хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International