Мамадыш районы ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова өчен быелгы май ае аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Мамадыш районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре аңа “Үз исемеңне онытма” (“Помни имя свое”) исемле китап бүләк иттеләр. Китап Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышланган. Әлеге китапта Фәния Шамилевнаның бабасы Сөнгатуллин Хәйрулла Сөнгатуллович турында аерым мәкалә бастырылган. Хайрулла аганың героизмы, тормышы, яшәеше турында укыганда күзләргә яшьләр тула. Җиңү көне бәйрәме алдыннан бу иң зур бүләк, дип ассызыклады Фәния Шамилевна һәм горурланып бабасы турында истәлекләр белән уртаклашты.