Бөек Җиңү көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әмирова Г.Р. 69 ел бергә гомер итүче Яшиннар Николай Павел улы һәм Анна Александр кызы гаиләсендә кунакта булды.
Яшиннар икесе дә тыл хезмәтчәннәре, «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бу искиткеч гаилә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен " Бөтенроссия медаленә дә лаек булган.
Анна Александр кызы Азнакай районының Танаевка авылында туа. Сугыш вакытында ул колхозда эшли. Сугыштан соң мәктәпне, аннан соң Бөгелмә педучилищесын тәмамлый. Азнакай районында укытучы булып эшли. 1950 елда Николай белән Анна өйләнешәләр. Аннары Осинники шәһәренә күчеп китәләр. Анда Николай Павел улы шахтер булып эшли, ә Анна Александр кызы рус теле һәм әдәбиятын укыта.
1953 елда алар Әлмәт шәһәренә киләләр. Николай Павел улы «Әлмәтнефть»нең төзелеш-монтаж идарәсенә эшкә урнаша, ә Анна Александр кызы «Востокмонтажгаз» трестының баш бухгалтер урынбасары булып эшли. Алар бу оешмалардан лаеклы ялгага да китәләр.
Бүген, 7 майда Анна Александр кызы 96 туган көнен билгеләп үтә. Ул үзенең озын гомеренең сере белән бик теләп уртаклаша – бу көндәлек зарядка һәм җәяү йөрү.
Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы Яшиннар гаиләсен искиткеч вакыйгалары белән тәбрик итә, сәламәтлек, җан тынычлыгы тели һәм тормыш сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерә.