Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Чараның хөрмәтле кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Меленчук Виталий Антонович булды. Яшьләр Виталий Антоновичның сугыш еллары турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Ветеран яшь буынга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, үз иленең лаеклы гражданнары булу, җирдә тынычлыкның нинди авырлыклар бәрабәренә яулануын һәрвакыт истә тотарга кирәклеген искәртте.

Чарада катнашучылар җавап сүзендә ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, фашизмнан тынычлыкны саклап калучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International