Бөгелмә муниципаль районында «Георгий тасмасы» акциясе

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан – 7 һәм 8 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгына хөрмәт һәм хәтер билгесе итеп, гаилә коручы егет һәм кызларга Георгий тасмалары тапшырдылар.

Яшь парлар батырлык символын горурлык һәм рәхмәт сүзе белән кабул итеп алдылар. Ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International