Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Сәетгәрәевлар гаиләсе өчен май хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне белән генә түгел, ә гаиләле булу белән дә истәлекле.
Нәкъ 60 ел элек, 1959 нчы елның 8 нче маенда Гимлхан белән Сәрия бер берсенә мәңге бергә булырга ант бирә. Һәм сүзләрендә калалар да! Быел алар бриллиант туйларын каршы алдылар. Сәетгәрәевлар уңышлары һәм игътибарлары белән сөендереп торган балалары өчен чын үрнәк.
“Яшьләрне” котларга Мамадыш муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина килделәр. Матур теләкләрен җиткергәннән соң район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.