Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышлап, Минзәлә районында яшәүче сугыш ветераннарына Татарстан Президенты исеменнән бүләкләр тапшырылды. Районда барлыгы 142 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырылды. Сугышта катнашкан ветераннар саны бүгенге көндә 23 кешене тәшкил итә. Шуларның икесенә Савельев Владимир Василий улы һәм Казакова Пелагея Василий кызына бүләкне ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова тапшырды. Ике ветеран да инде өлкән яшьтәге кешеләр, аларның икесенә дә 95 яшь. Аңа да карамастан, аларның күңелләре яшь. Алар 9 май бәйрәмен зур дулкынлану белән көтәләр.