Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Дәүләтгәрәевлар гаиләсендә булып кайттылар.
Зинур Дәүләткир улы – 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан ордены, ике Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен»,
«Хәрби хезмәтләре өчен», «Кенигсбергны алгыны өчен» мельләре иясе. 95 яшен тутыруына карамастан, ветеран яшәү дәрте һәм күтәренке кәеф белән кунакларны шаккаттырды.
Аралашу барышында ветеран сугыш вакыты хатирәләре белән бүлеште, аеруча Курск дугасы көрәше, Прохоров танклар көрәше, Белоруссияне азат итүләр хәтерендә калган. Сугыштан соң 1952 нче елның 3 нче март көнендә чибәр кыз Салимә белән тормышын бәйли. Мәхәббәттә ике бала үстерәләр, бүгенге көндә әби белән бабайны дүрт оныклары һәм алты оныкчыклары сөендереп тора.
Салимә Шәех кызы 25 елдан ары рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булып эшли. Дәресләрендә җиңеллек белән балаларда кызыксыну уята белә иде дип, укучылары әле дә искә алып торалар.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре иң изге теләкләр белән Дәүләтгәрәевлар гаиләсен Бөек җиңү бәйрәме белән котладылар һәм татлы бүләкләрне тапшырдылар.