Минзәлә шәһәрендә яшәүче Мөхәмәт һәм Минненур Мукминовлар 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Халык ара гаилә көне һәм юбилей уңае белән аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова килде.
2019 нчы елның 14 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе хезмəткəрлəре Малашовлар гаилəсен кызлары туу белəн тəбрик иттелəр.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы һәм Лениногорск шәһәренең ветераннар Советы рәисе Михалева Екатерина Михаил кызы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, озак еллар үзенең хезмәт юлын Лениногорск районы ГХАТ бүлегенә багышлаган Рәфыйка Мөхетдин кызы Ямалтдинованы котладылар. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якты көннәр теләп истәлекле бүләк тапшырылды.
Казан шәһәрендә уздырылган кеше хокукларын яклау Советына Амур, Владимир, Иваново, Новосибирск, Тверь өлкәләнерәннән һәм Коми Республикасыннан вәкилләр килделәр. Киңәшмә барышында 2019 нчы елның 14 маенда делегация башкалабызның күренекле “Казан” Гаилә Үзәгендә булды. Экускурсия вакытында делегация әгъзалары яшь парларны теркәү залы, комлексның барлыккка килү тарихы белән танышалар, башкалабыз халкы һәм кунакларның яраткан урыны – Гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданына күтәрелеп, Казан Кремленең тарихи-архитектура ансамбле һәм Казансу елгасының акваториясе белән хозурланалар.
2019 елның 13 маенда Чистай шәһәренең Әнәс мәчетендә миграция сәясәте мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырылды.
Киңәшмәдә милли диаспоралар вәкилләре, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наил кызы Җәләлова, районның хокук саклау органнары һәм миграция хезмәте вәкилләре катнашты.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Удмурт Ташлы-Алексеевск" марафонында катнашты. Бу йөгерү Баулы районында 21 нче тапкыр узды һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, җиңел атлетика буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы, Бөек Ватан сугышы ветераны В. Матвеев истәлегенә багышланды.
Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Рияз һәм Аяз тормышындагы беренче документны аларның әтиләре Нурлат шәһәрендә яшәүче Исман Исмаилов алды.
2019 нчы елның 13 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» проекты кысасында дəрес үткəрелде.
2019 нчы елның 13 нче май көнендə Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарəсе башлыгы Гөлшат Нигматуллина Түбəн Кама муниципаль районы Кама Аланы ГХАТ бүлегендə беренче тапкыр булып кайтты.
2019 елның 13 нче май көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында дəрес уткəрелде.