Чистай шәһәренең «Әнәс» мәчетендә миграция сәясәте мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 13 маенда Чистай шәһәренең Әнәс мәчетендә миграция сәясәте мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырылды.

Киңәшмәдә милли диаспоралар вәкилләре, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наил кызы Җәләлова, районның хокук саклау органнары һәм миграция хезмәте вәкилләре катнашты.

Гражданнар өчен бигрәк тә чит дәүләтләр гражданнары белән никахны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар дөрес җыю, ЗАГС органнарында туган дәүләт теркәве, шулай ук гражданлык кабул итү мәсьәләсе буенча методик ярдәм күрсәтү һәм Россия Федерациясе законнарын аңлату мәсьәләләре актуаль булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International