Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» үткəрелде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 нчы елның 13 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» проекты кысасында дəрес үткəрелде.

Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе башлыгы урынбасары Гүзəл Сагитова  24 нче номер астындагы лицей укучыларына ГХАТ идарəсе хезмəткəрлəренең күп кырлы эшлəре һəм барлык гражданлык хəле актлары турында сөйлəп үтте. Дəрес барышында гаилəнең кеше тормышында мөһимлеге кузгатылды. Балалар үз чиратында зур телəк белəн үз гаилəлəрендə булган гадəтлəр һəм яраткан бəйрəмнəре белəн таныштырдылар. Дəресне тəмамлап Гүзəл Ислам кызы «туганлык җеплəре» дигəн темага викторина үткəрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International