Нурлат районында 2019 елның беренче игезәкләре

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Рияз һәм Аяз тормышындагы беренче документны аларның әтиләре Нурлат шәһәрендә яшәүче Исман Исмаилов алды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова сүзләренә караганда, " Бу вакыйганы, чыннан да, үзенчәлекле дип санарга була, чөнки Нурлат районында игезәкләр туу очраклары еш булып тормый.

Ел башында игезәк балалар туу район өчен яхшы гамәл булсын, ә без сабыйларга сәламәт, нык һәм уңышлы булып үсүләрен телибез!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International