ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 нче май Халыкара гаилə көнендə Түбəн Кама шəһəрендə яшь гаилəлəр өчен «Чəк-чəк» дип исемлəнгəн бəйге үткəрелде. Әлеге бəйге Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе канаты астында үтə. 

. 1969 елда Казан шәһәренең Ленин районы бюросында М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет артистлары берлеге төзелә.

15 май көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 300 бала туу теркәлде – ул 2019 елның 8 маенда Бөгелмә бала тудыру йортында туган Александра исемле кыз. Соловьевлар гаиләсендә ул икенче бала, олы уллары Родионга – 8 яшь.

Бүген без якты гаилә бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көнне якыннары һәм яраткан кешеләре турында сөйләшү, бер-берсенә яхшы сүзләр бүләк итү кабул ителде. Казан шәһәре ГХАТ идарәсе 2019 елның 15 маенда барлыкка килгән гаиләләрне котлый һәм бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу тели.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көнендә Панченколар гаиләсендә туган сабыйны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде. Алар кызларына матур исем Веста диеп теркәделәр. Яшь әти-әниләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Тукай ГХАТ бүлеге “Гаиләләр салават күпере” дип аталган фестиваль үткәрде. Фестивальгә районның төрле авыл җирлекләреннән иҗади, сәләткә, җырга-моңга бай һәм һәркем өчен өлге булырдай 15 гаилә җыелды. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парларны бүләкләп үттеләр. Гаиләләрнең ныклыгы бергәләп иҗат иткәндә икәнлеген аңлаткан бу бәйрәм күңелләрдә мәңге сакланыр.

Ул Халыкара гаилә көне исемен йөртә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни традицияләр тапшырыла. Бу искиткеч бәйрәмдә якын кешеләргә бүләкләр, җылы һәм күңел теләкләрен юллау кабул ителде. Бүген назны һәм кайгыртуны белдерү өчен менә дигән сәбәп бар-гаилә көне. Бу бәйрәм һәр кешенең тормышында иң кадерлесе — гаилә булуын тагын бер кат искә төшереп торсын иде. Безнең чынбарлыкта бу мәхәббәт һәм тугрылык утраучыкларын югалтмаска, якыннарын аңларга һәм алар янында үткәрелгән һәр минутның кадерен белергә телибез!


14
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 14 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Касаткиннар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.

2019 елның 10 маенда ике гүзәл кыз дөньяга килде. Кызларны әти-әниләр Полина һәм Арина дигән исем белән атадылар. Хәзер бәхетле ата-аналар Сергей Евгеньевич һәм Инна Владимировна гаиләсендә дүрт бала бар!

Халыкара гаилә көне алдыннан Әхмәтшиннар Ринат Мирза улы һәм Галия Гаҗи кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хөрмәтләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров юбилярларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Чын мәхәббәт өчен бернинди дә киртә була алмый. Шушы сүзләргә 14 нче май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән никах дәлил булып тора. Бу көнне конвой шахитлегендә Россиянең Татарстан Республикасындагы УФСИН ФКУ КП-17 булегендә (халык телендә Дегетле авылы территориясендәге җирле колония дип йөртелә) хөкем ителгән Анжелика Серебрякова һәм Денис Савченко дәүләт каршында никахларын теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International