Тукай районында Гаилә көне

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Тукай ГХАТ бүлеге “Гаиләләр салават күпере” дип аталган фестиваль үткәрде. Фестивальгә районның төрле авыл җирлекләреннән иҗади, сәләткә, җырга-моңга бай һәм һәркем өчен өлге булырдай 15 гаилә җыелды. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парларны бүләкләп үттеләр. Гаиләләрнең ныклыгы бергәләп иҗат иткәндә икәнлеген аңлаткан бу бәйрәм күңелләрдә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International