Чын мәхәббәт өчен бернинди дә киртә була алмый. Шушы сүзләргә 14 нче май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән никах дәлил булып тора. Бу көнне конвой шахитлегендә Россиянең Татарстан Республикасындагы УФСИН ФКУ КП-17 булегендә (халык телендә Дегетле авылы территориясендәге җирле колония дип йөртелә) хөкем ителгән Анжелика Серебрякова һәм Денис Савченко дәүләт каршында никахларын теркәделәр.
Гади генә булган танышу һхм аралашу яшьләр өчен үзләренә дә сиздермичә кайнар мәхәббәткә әверелгән. Никахлашу тантанасы барлык кагыйдәләрне үтәп башкарыла. ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшина каршында ризалыкларын белдергәннән соң, яшьләр туй балдаклары белән алмашыналар.
Дегетле колониясе җитәкчеләре искәртүенчә, яшьләр сизелерлек дәрәҗәдә уңай якка үзгәргән, хәтта хуплау һәм рәхмәт сүзләренә лаек булганнар. Халыкта,мәхәббәт йөрәкне дәвалый, дип юкка гына әйтмиләр.
Әйтергә кирәк, гаилә кору - вакытыннан алдан иреккә чыгару өчен нигез булып тора. Гаилә тормышларын яңа биттән башларга бер-берсенә сүз бирделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Махсутовна яңа пешкән кияү белән кәләшне чын күңеленнән туй көннәре белән тәбрикләде, бәхетле гаилә тормышы теләде.