Халыкара гаилә көне алдыннан Әхмәтшиннар Ринат Мирза улы һәм Галия Гаҗи кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хөрмәтләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров юбилярларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Ринат абый 14 яшендә әти-әнисез кала, шул вакыттан алып, лаеклы ялга чыкканчы, ул авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Яшьләр танышканда Галия апа инде туган мәктәбендә вожатый булып эшли, аннан 38 ел гомерен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.1969 елның 3 маенда алар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркиләр, 1һәм инде 50 ел бергә кулга кул тотышып, бер берсен аңлап матур гөмер кичерәләр. Әхмәтшиннәр 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта алар кече улы гаиләсе янәшәсендә мәхәббәт һәм аңлауда , оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.