Чистай ГХАТ бүлегендә игезәкләр тууы теркәлде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның 14 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Касаткиннар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.

2019 елның 10 маенда ике гүзәл кыз дөньяга килде. Кызларны әти-әниләр Полина һәм Арина дигән исем белән атадылар. Хәзер бәхетле ата-аналар Сергей Евгеньевич һәм Инна Владимировна гаиләсендә дүрт бала бар!

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре туу турында таныклыклар белән бергә әтигә котлау открыткасы, ГХАТ бүлегеннән символик бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән котлау папкалары тапшырдылар. Шулай ук сабыйларның сәламәт үсүен, һәрвакыт ныклы һәм тату гаиләнең кайгыртучан булуын теләделәр. Чөнки балаларны тәрбияләүдә төп мәктәп-ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International