Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə яшь гаилəлəр өчен бəйге узды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 15 нче май Халыкара гаилə көнендə Түбəн Кама шəһəрендə яшь гаилəлəр өчен «Чəк-чəк» дип исемлəнгəн бəйге үткəрелде. Әлеге бəйге Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе канаты астында үтə.

Яшь гаилəлəр өч юнəлештə көчлəрен сынап карый алалар: иҗади осталыкларыңны күрсəтергə «Гаилə сəлəтлəреннəн салават күпере» номинациясе бар, яхшылыкларың турында «Игелекле эшлəр» видеоязмалары аша сөйлəп була, ə кызыклы мəгълүмəтлəр белəн «Яшь əти-əнилəрдəн лайфхаклар» номинациясендə бүлешəлəр.

Бəйге нəтиҗəсендə җиңүчелəргə бүлəклəр тапшырылачак һəм бəйгенең республикакүлəм этабында катнашырга мөмкинлек бирелəчəк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International