Бөгелмә муниципаль районында туу турында 300нче акт язуы

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 май көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 300 бала туу теркәлде – ул 2019 елның 8 маенда Бөгелмә бала тудыру йортында туган Александра исемле кыз. Соловьевлар гаиләсендә ул икенче бала, олы уллары Родионга – 8 яшь.

Бүлек хезмәткәрләре нәнинең әнисе Юлиягә кызы туу турында таныклык тапшырдылар, нәнигә ныклы сәламәтлек, дөньяны зур кызыксыну белән өйрәнүен һәм гаилә өчен якты нур булуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International