Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə 1000 нче бала дөньяга килүе теркəлде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 нчы елның 14 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе хезмəткəрлəре Малашовлар гаилəсен кызлары туу белəн тəбрик иттелəр.

Кечкенə кызның əти-əнисе Роберт белəн Назлыгөл балаларына Йолдыз дип исем кушалар. Сабый Түбəн Кама шəһəрендə 1000 нче бала булып дөньяга килə.

ГХАТ идарəсе хезмəткəрлəре туу таныклыгы, Татарстан Республикасы Президентының котлау хаты белəн иң җылы телəклəрне яшь əти-əнигə җиткерделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International