Лениногорск муниципаль районында хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәнен котлау

2019 елның 14 мае, сишәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы һәм Лениногорск шәһәренең ветераннар Советы рәисе Михалева Екатерина Михаил кызы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, озак еллар үзенең хезмәт юлын Лениногорск районы ГХАТ бүлегенә багышлаган Рәфыйка Мөхетдин кызы Ямалтдинованы котладылар. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якты көннәр теләп истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International